“Кырмыска оясы” торты
Тәмлебикә өйрәтә!
Юлия Төхбәтуллина
Бу рецепт буенча ул бик тәмле килеп чыга!
Камыр өчен:
100-150 грамм акмай;
ярты стакан шикәр комы;
1 чәй калагы камыр көпшәкләндергеч яисә ярты калак чәй содасы.
Крем өчен:
1 банка куертылган сөткә 50 грамм йомшак акмай салып болгатабыз.
Иң элек тортның камырын ясыйк. Барлык ингредиетларны салып, яхшылап болгатабыз. Он салып каты итми генә камыр басабыз һәм 1 сәгатькә туңдыргычка алып куябыз.
Аннары камырны он сибелгән табага угычтан уабыз. Камыр газ мичендә 20-30 минут пешә. Аны вакыт-вакыт бутап алырга онытмагыз. Суынгач, кул белән бераз юабыз да өстенә крем салып болгатабыз. Аннары тәлинкәләргә тау ясап өябез.
Тортның өстен эретелгән шоколад яисә мәк сибеп бизибез.
Источник
“Кырмыска оясы” торты рецепты
«Кырмыска оясы» — иң яратып пешергән тәмлүшкәләремнең берсе
Башта 1 пачка ак майны эретергә куям. Ул эреп беткәндәрәк 3 аш кашыгы шикәр комы салам. Әкрен генә болгата-болгата шикәр комын эретеп бетерәм. Шикәр комы юулган май суынуга, өстенә 3 аш кашыгы каймак ( кибетнекен) салам, аннары онга 2 бал кашыгы камыр йомшарткыч ( разрыхлитель) өстим дә каты гына итеп камыр басам. Шуннан аны туңдыргычка ял итәргә озатам. 1-2 сәгать ял иткәч, я иттарткыч аша, я кыргыч аша чыгарып, камырымны табага тезәм. Алдан җылынырга куелган духовкада 15-20 минут чамасы ( кызара башлаганчы) пешереп алам.
Кремын болай ясыйм: бер банка кайнатылган, куертылган сөткә (вареная сгущенка) 1 пачкадан чак кына азрак йомшарган ак май салып туглыйм. Искәрмә: май кушмасаң, торт корырак килеп чыга.
Аннары вакланган печеньеләрне кремы белән бутап, тыгызламыйча гына тәлинкәгә өям һәм өстенә мәк сибәм. Бу ризыкның өстен эретелгән шоколад белән бизәгәннәрен дә дә күргән бар. Минем үземә мәк белән бизәлгәне ошый, шуңадырмы, шоколад белән эксперимент ясап караганым юк.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына «Ватсап» аша языгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Источник
“Кырмыска оясы” торты рецепты
«Кырмыска оясы» — иң яратып пешергән тәмлүшкәләремнең берсе. Кем ничектер, мин аның камырына йомырка салмыйм. Шуңадырмы, ул бик йомшак килеп чыга. Рецептын язып алып пешереп карагыз әле. Бәлки, минем рецепт сезгә дә ошап китәр?!
Башта 1 пачка ак майны эретергә куям. Ул эреп беткәндәрәк 3 аш кашыгы шикәр комы салам. Әкрен генә болгата-болгата шикәр комын эретеп бетерәм. Шикәр комы юулган май суынуга, өстенә 3 аш кашыгы каймак ( кибетнекен) салам, аннары онга 2 бал кашыгы камыр йомшарткыч ( разрыхлитель) өстим дә каты гына итеп камыр басам. Шуннан аны туңдыргычка ял итәргә озатам. 1-2 сәгать ял иткәч, я иттарткыч аша, я кыргыч аша чыгарып, камырымны табага тезәм. Алдан җылынырга куелган духовкада 15-20 минут чамасы ( кызара башлаганчы) пешереп алам.
Кремын болай ясыйм: бер банка кайнатылган, куертылган сөткә (вареная сгущенка) 1 пачкадан чак кына азрак йомшарган ак май салып туглыйм. Искәрмә: май кушмасаң, торт корырак килеп чыга.
Аннары вакланган печеньеләрне кремы белән бутап, тыгызламыйча гына тәлинкәгә өям һәм өстенә мәк сибәм. Бу ризыкның өстен эретелгән шоколад белән бизәгәннәрен дә дә күргән бар. Минем үземә мәк белән бизәлгәне ошый, шуңадырмы, шоколад белән эксперимент ясап караганым юк.
Венера МӘҖИТОВА
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Источник
«Кырмыска оясы» торты пешерү рецепты
Камыр: 200 г атланмай, 1/2 әр стакан шикәр комы һәм каймак, 4 стакан он, аш серкәсе белән сүндерелгән чәй содасы. Крем: 50 г атланмай, 1 банка куертылган сөт. Бизәү өчен: 1/2 плитә шоколад (50 г).
Атланмайны кайнатып чыгармыйча эретергә. Шикәр комы, каймак, чәй содасы салырга. Әкрен генә болгата-болгата каты камыр барлыкка киллгәнче он өстәргә.
Камырны иттарткычтан чыгарып, атланмай белән белән майланган табага сала барырга һәм 200 градускача җылытылган духовкада 20 минут тирәсе тотарга. Бераз суынгач, камырны башка савытка салып, кул белән уарга.
Крем әзерләргә. Куертылган сөтне 40 минут пар ваннасында тотарга. Йомшарган атланмайны бераз суынгач куертылган сөт белән болгатырга һәм җылы килеш вакланган камыр өстенә агызырга. Массаны кул белән болгатып, тәлинкәгә салырга һәм тау формасында өяргә.+
Торт өстенә угычтан уылган шоколад сибәргә. Шоколад җиңел уылсын һәм җебемәсен өчен 1 сәгать тирәсе суыткычка куеп торырга кирәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Источник
«Кырмыска оясы» торты
Камыр өчен:
— 200 г атланмай;
— 1/2шәр стакан шикәр комы һәм каймак;
— 4 стакан он;
— аш серкәсе белән сүндерелгән чәй содасы.
Крем өчен:
— 50 г атланмай;
— 1 банка куертылган сөт.
Бизәү өчен:
— 1/2 плитә шоколад (50 г).
Атланмайны кайнатып чыгармыйча эретергә. Шикәр комы, каймак, чәй содасы салырга. Әкрен генә болгата-болгата каты камыр барлыкка килгәнче он өстәргә.
Камырны иттарткычтан чыгарып, атланмай белән майланган табага сала барырга һәм 200 градускача җылытылган духовкада 20 минут тирәсе тотарга. Бераз суынгач, камырны башка савытка салып, кул белән уарга.
Крем әзерләргә. Куертылган сөтне 40 минут пар ваннасында тотарга. Йомшарган атланмайны бераз суынгач куертылган сөт белән болгатырга һәм җылы килеш вакланган камыр өстенә агызырга. Массаны кул белән болгатып, тәлинкәгә салырга һәм тау формасында өяргә.